гашура кичэсе что это
Гашура көне
Мөхәррәм аенда бер көн бар. Ул көнгә Гашура дип әйтәләр. Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез (сгв) Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәввәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән Бәни Исраил кавеменнән булган кабиләләрнең бу көндә ураза тотканнарын күреп: “Нинди ураза бу? Кайдан килгән гамәл бу?” – дип сораган. Һәм теге Бәни Исраил кавеменнән булучылар: “Бу көндә Аллаһның рәхмәте белән пәйгамбәребез Муса (гс) үзенең кавемен – Бәни Исраил токымын фиргавен залимнән коткарды. Бу көнне олылап без ураза тотабыз”, – дигән. Бу сүзләрне ишеткән пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): “Бу уразага без (мөселманнар) Муса пәйгамбәребезнең шушы гамәленә караганда да (Аллаһның бәндәләре) күпкә лаеклырактыр”, – дигән. Һәм рәсүлебез Мөхәммәд (сгв) хәзрәтләре шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Тарихка күз салсак, Мөхәррәм аендагы Гашура көне – ул истәлекле бер көндер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) Аллаһ Раббыбыздан вәхи иңгәнчегә кадәр, хәтта җаһилияттә яшәгән, Аллаһка ширек каткан гарәпләр – Кураеш кабиләсе дә ураза тота торган булган. Яһүдиләр дә шулай ук уразада булган. Кайбер риваятьләрдә әйтелгәнчә, хәтта нәсраниләр дә ураза тоткан дигән хәбәрләргә юлыгабыз. Бу көндә пәйгамбәребез Нух (гс) туфан суыннан котылган. Ибраһим (гс) шулай ук Раббысының рәхмәтенә ирешкән. Бу – бөек бер көндер. Пәйгамбәребез (сгв) шушы көнгә карата тагын: “Әгәр дә киләсе елда мин Мөхәррәм аена ирешә алсам, һичшиксез, Мөхәррәм аеның унынчы һәм унберенче көннәрендә уразада булыр идем”, – дип әйткән булган. Ләкин пәйгамбәребез (сгв) шушы Мөхәррәм аен күрә алмыйча, Аллаһ Раббыбызга мөшәррәф җанын тәслим кыла.
Әй, кардәшләрем! Ураза – әйтүемчә, бөек гыйбадәтләрдәндер. Ураза – ул безне Раббыбыз белән бәйли торган яшерен, серле бер силсилә булып тора. Адәм баласы уразадан кала кылган һәр гамәлен (намаз уку, ашарга пешерү, эшкә бару, балалар тәрбияләү һ.б.) үзе өчен эшли. Аллаһның кодси хәдисләрен пәйгамбәребез (сгв) безгә китерә. “Ураза – ул минеке. Һәм аның әҗер-савабын Мин сезгә Үзем бирермен”, дип вәгъдә иткән Ходай Тәгалә. Шулай булгач, кардәшләрем, ураза гыйбадәте аша без Раббыбызның рәхмәтенә ирешә алабыз.
Мөхәррәм ае да, Рамазан, Рәҗәп һ.б. айлар кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без Гашура көненең унынчы һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән өч көн тоту: Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез.
Ләкин без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакьләнү өчен. Кайберәүләр: “Ни өчен һаман шул гөнаһлар турында гына сүз алып барасыз”, – дип әйтергә мөмкин. Моңа җавап итеп пәйгамбәребезнең (сгв) бер хәдисен китерәсе килә: “Адәм балаларының кылган гөнаһлары, эшләгән хата-кимчелекләре аркасында аларның җилкәсенә бәла-казалар, хәсрәтләр килә. Ләкин кеше үзенең хатасын танып, Аллаһ Раббыбыздан гафу үтенеп, шул гөнаһларыннан тәүбә кылса, шуның белән аның бәла-казалары да китәр”, – дип әйткән. Адәм баласы үзенең башына кайгы-хәсрәт килгәч, гаепне үзеннән күрергә теләмичә, башкалардан эзли. Ләкин күпчелек вакытта адәм баласының үзе кылган гөнаһлары аркасында аның башына бәла-казалар килә. Шуңа күрә пәйгамбәребездән (сгв): “Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән.
Мөхәррәм ае – изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Хакыйкый инану белән инанып, Мөхәррәм айларының һәр көнен гамәл-гыйбадәт кылып уздырырга тырышсак иде. Нәфел уразалары, нәфел намазлары, игелекле эшләр булсынмы, иң мөһиме – шуларны кылырга ашыгып-ашкынып торсак иде. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, иминлек таратсак иде. Кайберәүләр: “Гыйбадәт – ул фәкать шушы уразадан, намаздан гына гыйбарәт”, – дип уйлый. Болай дип уйлаучылар зур хата кыла. Гыйбадәтебез – бер-беребезгә игелек кылу, мәрхәмәтле булу, шәфкатьлелек күрсәтү, ярдәм кулы сузарга тырышу, ярдәмнең ниндие генә – матди яисә рухимы – бу да безнең гыйбадәт икәнлеген онытмыйча, Аллаһка ялварып, игелекле эшләр кылырга ашыксак иде. Пәйгамбәребез (сгв) дә бит: “Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем”, – дип әйткән булган. Кардәшләрем! Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә – шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә Аллаһ Раббыбыз һәрбарчаларыбызга да насыйп итсә иде. Әмин!
Илфар хәзрәт ХӘСӘНОВ,
Казандагы Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы
Эльза Хөснетдинова фотосы
«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан
День Ашура — 2021: когда нужно держать пост?
Недавно наступил месяц мухаррам – первый месяц мусульманского лунного календаря, это означает, что начался новый год по мусульманскому летоисчислению. Сейчас мы вступили в 1443-й год мусульманской эры – а поскольку мусульманское летоисчисление ведется от хиджры, то есть, от переселения Пророка (мир ему и благословение Аллаха) из Мекки в Медину, это означает, что хиджра состоялась 1443 лунный год назад (по европейскому календарю это случилось в 622 году н.э.).
Чем же знаменателен этот месяц?
Как мы уже сказали, этот месяц знаменует начало нового года исламского календаря. Традиция начинать отсчет мусульманской эры от события хиджры восходит ко второму халифу Умару (да будет доволен им Всевышний), который в 638 н.э. предложил вести отсчет времени именно от этого события. Третий халиф Усман (да будет доволен им Всевышний) предложил сделать началом нового года месяц мухаррам, поскольку к его наступлению заканчивается сезон хаджа.
Само слово мухаррам происходит от «харам», запретный, этот месяц был одним из четырех запретных месяцев у арабов, во время которых нельзя было начинать войны и развязывать конфликты. В Коране говорится об этом таким образом:
«Воистину, Аллах в тот день, когда сотворил небеса и землю, определил число месяцев в двенадцать согласно Писанию Своему. Четыре месяца из них запретные…» (Сура «ат-Тауба», аят 36).
Самый знаменательный день этого месяца – это так называемый день Ашура, (от слова «ашара» – десять), десятый день месяца. По различным преданиям, в этот день произошло много знаменательных событий – Ноев ковчег (пророка Нуха, мир ему) остановился возле горы Арарат (Джуди), и его обитатели наконец смогли выбраться на сушу после потопа. Пророк Моисей (Муса), мир ему и его община, бану Исраиль спаслись от преследования фараона.
Также есть предания о том, что такие значимые события из жизни других пророков – как освобождение Иосифа (Юсуфа), мир ему, из темницы или вознесение на небо Иисуса (Исы), мир ему, произошли именно в этот день. Поэтому этот день считается временем, когда желательно поминать пророков и посланников Всевышнего.
Самым желательным деянием в этот день считается пост. По некоторым сообщениям, арабы еще до ислама держали пост в этот день.
В этот день был предписан пост другим общинам – передается, что, когда Пророк (мир ему и благословение Аллаха) и его сподвижники переселились в Медину, они узнали, что иудейская община держит пост в этот день в память о пророке Моисее (Мусе), мир ему. Тогда Пророк (мир ему и благословение Аллаха) велел людям также держать в это время пост – единственное, желательно присоединять к нему 9-й или 11-й день (для отличия от других общин).
Более того, пока не было повеления держать пост в месяце Рамадан, пост в день Ашура считался обязательным действием для мусульман. После он был оставлен как желательный пост. В хадисе говорится об этом таким образом:
«Воистину, (день) Ашура является одним из дней Аллаха. Кто желает, может поститься в этот день, а кто не желает, может не держать пост» (Муслим).
Абу Хурайра (да будет Аллах доволен им Аллах) сказал: «Посланник Аллаха (мир ему и благословение Аллаха) говорил:
«Наилучшим постом после поста в месяце Рамадан, является пост в месяце Аллаха – аль-Мухаррам» (Муслим).
С закатом солнца 17 августа наступает день Ашура, который считается жемчужиной месяца Мухаррам.
В этот день также приветствуются любые благие деяния: посещение больных, взаимопомощь, раздача милостыни. Особенно приветствуется увеличение расходов на свою семью и близких, проявление щедрости к родственникам для достижения милости Всевышнего.
Дуа которую нужно читать в день Ашура
حَسْبُنَا الله وَنِعْمَ الْوَكِيلُ نِعْمَ الْمَوْلىَ وَنِعْمَ النَّصِيرٌ
ХасбунаЛлах вэ ни’маль вакиль, ни’маль мауля вэ ни’ман-насир.
Смысл: Нам достаточен Аллах, Он – наилучший, как опора, как Господин, как Помощник.
Рекомендуется прочитать 70 раз.
بِسْـمِ اللهِ الرَّحْـمَنِ الرَّحِـيمِ
حَسْبُنَا الله وَنِعْمَ الْوَكِيلُ نِعْمَ الْمَوْلىَ وَنِعْمَ النَّصِيرٌ
سُبْحَانَ اللهِ مِلْءَ الْـمِيزَانِ وَمُنْتَهىَ الْعِلْمِ وَمَبْلَغَ الرِّضَى وَزِنَةَ الْعَرْشِ لاَ مَلْجَاءَ وَلاَ مَنْجَأَ مِنَ
اللهِ إِلاَ إِلَيْهِ سُبْحَانَ الله عَدَدَ الشَّفْعِ وَالْوَتْرِ وَعَدَدَ كَلِمَـاتِ اللهِ التَّامـَّاتِ كُـلِّهَا، أَسْئَلُكَ
سْئَلُكَ) السَّلاَمَةَ بِرَحْمَتِكَ يـآ اَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ وَلاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ باِللهِ العَليِّ الْعَظِيمِ وَهُوَ)
حَسْبِى (حَسْبُنَا) وَنِعْمَ الْوَكِيلُ نِعْمَ الْمَوْلىَ وَنِعْمَ النَّصِـيرُ وَصَلَّى الله عَلىَ سَيِّدِناَ مُحَمَّدٍ خَيْرِ
خَلْقِهِ وَعَلىَ آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ
ХасбунаЛлах вэ ни’маль вакиль, ни’маль мауля вэ ни’ман-насир. Субханаллахи мильаль мизани ва мунтахаль гильми ва маблаха рриза ва зинаталь гарши ля мальджаа валя манджаа миналлахи илля иляйхи субханаллахи гадада шшафги валь ватри ва гадада калимати лляхи ттаммати куллиха асъалюка (насъалюка) ссалямата бирахматика я архама ррахимина. Валя хавля валя къуввата илля билляхиль галиййиль газыми ва хува хасби (хасбуна) ва нигмаль вакилю нигмаль мавля ва нигма ннасыру ва салля ллаху галя саййидина Мухаммадин хайри халкъихи ва галя алихи ва сахбихи аджмагина.
Смысл: Нам достаточен Аллах, Он – наилучший, как опора, как Господин, как Помощник.Субханаллах (Пречист Аллах от всего того, что Ему не подобает) настолько, пока не заполнятся Весы, и по количеству Его знаний, пока не достигнет Его довольства, и сколько весит ‘Арш. Некому прибегать, некому обращаться от Аллаха, кроме как к Нему же. Субханаллах (Пречист Аллах от всего того, что Ему не подобает) по количеству четных и нечетных цифр и по количеству совершенных слов Аллаха. Я (мы) прошу у Тебя спасения по Милости Твоей, О Милостивейший из милостивых. Нет мощи, чтобы отказаться от плохого и нет силы, чтобы творить добро (‘ибадат), кроме как от Всевышнего и Великого Аллаха. Он мне (нам) достаточен, Он наилучший на кого полагаются, лучший Господь, и лучший, кто дарует победу (помощь). Благословение Аллаха нашему господину Мухаммаду — лучшему из творений, его семье (общине) и всем его сподвижникам.
Гашура кичэсе что это
10-й день месяца Мухаррам называют днём Ашура (от слова «ашара», что означает «десять»). Месяц Мухаррам является одним из высокочтимых, священных для мусульман месяцев. А самым ценным днём месяца Мухаррам является Ашура.
Ещё на заре человечества первое из важных исторических событий произошло в День Ашура. Оно связано с первым человеком, который являлся и первым пророком – Адамом (мир ему). Праотец всех людей каялся в совершённой ошибке, и Всевышний по Своей милости принял покаяние Своего пророка в День Ашура.
День Ашура является одним из знаменательных дней и для общины пророка Нуха (мир ему). В этот день Аллах даровал Нуху (мир ему) и его последователям, находившимся вместе с пророком на ковчеге, спасение от гибели в водах Великого потопа.
Нух (мир ему) был послан к людям в те времена, когда по земле распространилось невежество и неверие (язычество, идолопоклонничество). Он призывал неверующих к Исламу на протяжении 950 лет, но сердца многих из них оказались глухи к его призыву, и только немногие из людей последовали за посланником. Принявших Ислам было примерно 80 человек, в их числе – сыновья Нуха (мир ему): Сам, Хам и Яафис. Нух (мир ему) и находившиеся с ним во время Великого потопа мусульмане ступили на землю в благословенный День Ашура.
В День Ашура Аллах даровал спасение и другому Своему великому пророку и его общине – пророку Мусе (мир ему).
Всевышний Аллах послал пророка Мусу (мир ему) и его брата пророка Харуна (мир ему), чтобы они призвали фараона, правителя Египта, и его подданных уверовать в единого Создателя – Аллаха – и поклоняться только Ему. Фараон был тираном и считал себя Богом, заставляя жителей Египта поклоняться себе. Пророк Муса и его брат Харун (мир им) пришли к фараону и призывали его уверовать в Единого Аллаха. Но фараон не последовал их призыву и стал преследовать пророков и их последователей. Мусульмане стойко переносили гонения. Тогда Аллах ниспослал пророку Мусе (мир ему) повеление покинуть Египет. И пророк вместе со своими последователями отправился в путь.
Когда сведения об этом дошли до фараона, он снарядил армию, в которой было миллион 700 тысяч человек, и отправился в погоню за верующими, которых было значительно меньше – 600 тысяч человек.
Армия фараона нагнала верующих у Красного моря. Когда мусульмане увидели превосходство и мощь противника, в смятении они стали говорить, что фараон может уничтожить их. Тогда Муса (мир ему) обратился к своему народу с речью, которая успокоила волнение в их сердцах. Люди подошли к морю и увидели, что оно штормит.
Аллах ниспослал пророку Мусе (мир ему) повеление ударить посохом по воде. Пророк выполнил повеление, и все с удивлением увидели, что море по воле Всевышнего разделилось на 12 частей, образовав проходы по дну, как по суше. То, что возникло на месте моря, оказалось подобным большим горам, встающим из воды, между которыми пролегали сухие дорожки. Муса (мир ему) вместе с верующими проследовал по этим дорогам. Когда фараон подошёл к морю и увидел в нём образовавшиеся пути, то с высокомерием и заносчивостью сказал своим воинам: «Последуем за ними и догоним их!»
Однако, когда фараон и его воины кинулись вслед за верующими, Всевышний Аллах повелел морю принять прежний вид и полностью накрыть их, – и волны сомкнулись над головами преследователей. Некоторые из сторонников фараона, считавшие его Богом, не верили, что он умер, но по воле Аллаха мёртвое, распухшее от воды тело фараона было выброшено на берег морской волной, чтобы все убедились в свершившемся над фараоном и его последователями наказании.
День Ашура имеет большое историческое значение и для общины Пророка Мухаммада (мир ему и благословение).
Десятого числа месяца Мухаррам, в 4-м году Хиджры, должно было произойти сражение, называемое Зат Ар-рика, но оно не состоялось, потому что сердца неверных дрогнули, преисполнились страхом, и они убежали с поля боя, бросив имущество и семьи. Всевышний Аллах оградил Своего Пророка (мир ему и благословение) и его последователей от вреда неверующих.
Однако в День Ашура происходили не только радостные события. В 61-м году по Хиджре мученической смертью от рук угнетателей погиб внук Пророка Мухаммада (мир ему и благословение), Хусейн, матерью которого была дочь Пророка (мир ему и благословение) Фатима Аз-Захра.
Пророк Мухаммад (мир ему и благословение) сказал о своих внуках Хасане и Хусейне так: «Хасан и Хусейн – господа юношей Рая», а также: «Это мои дети: кто любит их, тот любит и Меня».
В этот день родился пророк Ибрахим (мир ему); вознеслись на небо пророки Иса (мир ему) и Идрис (мир ему); спасся от огня язычников пророк Ибрахим (мир ему); пророк Юнус (мир ему) вышел из чрева рыбы; произошло исцеление от болезней пророка Аюба (мир ему); пророк Якуб (мир ему) встретился с сыном; Пророк Сулейман (мир ему) стал царём; пророк Юсуф (мир ему) вышел из тюрьмы.
Месяц Мухаррам, как было сказано выше, является одним из высокочтимых, священных для мусульман месяцев. А самым ценным днём месяца Мухаррам является Ашура.В День Ашура раздают садака, радуют детей и близких, читают Коран, совершают другие богоугодные дела.
На этот день приходится сотворение Всевышним Аллахом Небес, Земли, Арша, Курса, ангелов, первого человека – Адама (мир ему). Светопреставление (Конец света) также наступит в День Ашура.
В день Ашура, а также в предыдущий (9-е число Мухаррама) или в следующий (11-е число Мухаррам) дни желательно (суннат) соблюдать пост. Согласно одному из хадисов, пост в день Ашура очищает мусульманина от грехов за предыдущий и последующий годы, а за крупицу подаяния (садака) в день Ашура Всевышний даст вознаграждение величиной с гору Ухуд.
Гашура көне
Гашура коне — вэгазь. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә сәйидинә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн.
Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне халык иткән, тәрбияләгән Аллаһыга барча хәмде-сәналәребез, олуглау-мактауларыбыз булсын.
Һәм дә Аллаһының хак расүле, тугры пәйгамбәре, шәриф булган колы – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә салават-шәрифләребез ирешсә иде. Гашура коне – харам булган дүрт айларның берсе – мөхәррам аеның 10 нчы көне.
Коръәни Кәримдә Раббыбыз болай дип әйтә:
«Һичшиксез, Аллаһы хозурында айларның саны Аллаһының күкләрне һәм җирне яраткан көндәге [катгый карарын белдергән] язуында [Ләүхүл-Мәхфүздә] – унике. Шуларның дүртесе – харам [айлар]. Бу – [рәвешле елның унике ай булып, шуларның дүртесенең харам кылынуы турындагы хөкем Ибраһим һәм Исмәгыйльдән [галәйһимуссәлам] калган] хак дин. [Моннан соң бернинди айда да, бигрәк тә] Боларда [гөнаһ эшләү һәм гыйбадәтләрне кире кагу белән җаныгызны җәһәннәмгә атып] үз-үзегезгә золым итмәгез». «Әт-Тәүбә», 9:36
Гарәп теленнән «Гашура» дигән сүз «унынчы» дип тәрҗемә ителә. Бу көннең тарихи үзенчәлеген, аның мөселманнар өчен ни дәрәҗәдә югары көн икәнен барыбыз да аңлыйбыз, беләбез. Бу көн – пәйгамбәрләр тарихында да үз урынын алган көн. Гашурә көнендә күп гасырлар элек бер зур вакыйга, Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы була.
Муса галәйһиссәлам үзенең халкы белән артыннан куа килгән гаскәрдән качкан. Ул гаскәрнең башлыгы фиргавен була. Аллаһы Тәгалә
Муса галәйһиссәлам халкына диңгездә юл яра, диңгез суы икегә бүленеп, коридор барлыкка килә, ә диңгез төбендәге җир коры була. Бу могҗизаны күрсә дә, үзенең имансызлыгы белән сукырайган фиргавен барыбер шушы коридорга керә. Муса үз халкы белән икенче ярга җитүгә, Аллаһы Тәгалә диңгезне кире куша һәм фиргавен үз гаскәре белән су астында кала. Бу бәладән котылу хөрмәтенә, Муса галәйһиссәлам шул көнне ураза тота башлый, аның халкы да аңа иярә.
Ибне Габбас радыяллаһу ганһе мондый хәдис тапшыра: «Пәйгамбәребез Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдиләрнең Гашурәдә ураза тотканнарын күрде. Ул алардан: «Нәрсә бу?» – дип сорады. Яһүдиләр: «Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Мусаны фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Муса да бу көнне ураза тоткан», – дип җавап кайтардылар. Пәйгамбәребез аларга: «Муса пәйгамбәргә карата минем хокукым беренчелдер (мин лаеклырак)», – дип җавап бирде һәм үзе дә уразага кереп, калганнарга да бу уразаны тотарга кушты», – дип әйткән. Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәк итеп шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны, ягъни безне дә бу көндә ураза тотарга өндәгән.
Бу көндә ураза тотуның фазыйләте турында түбәндәге хәдистә дә әйтелә: «Ул үткән ел гөнаһларына йолым булып тора».
Бу көнне төннең кайсыдыр өлешен намазда үткәрергә, гыйбадәттә булырга кирәк. Пәйгамбәребезнең тагын бер хәдисендә болай дип әйтелә:
«Рамазан аеннан соң иң яхшы ай – мөхәррам ае; мәҗбүри (биш вакыт фарыз) намаздан һәм төнге намаздан соң, ягъни тәһәҗҗөд намазыннан соң иң яхшысы – Гашура көнендә укылган намаз».
Нинди көндә ураза тотасы? Имам Әхмәд рахмәтуллаһи галәйһинең хәдисләр җыентыгында мондый хәдис китерелә: «Гашура көнендә ураза тотыгыз. Бу эшегездә яһүдиләргә каршы булып, йә бер көн алдан, йә бер көн арттан уразага өстәгез».
Әлеге хәдисләрдән чыгып, шуны әйтергә була: Гашура уразасы 3 көн тотылса хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезнең күңеленә дә туры юлны – һидаять салып, бу тормышта җәмгыятебез өчен дә, кешеләр өчен дә файдалы булып яшәүләребезне насыйп итсен иде.
Аллаһы Тәгалә безне бозык, дөрес булмаган, адашу юлларыннан саклап, дөрес юлга, мәгърифәт юлына ирештерсә иде. Аллаһы барчабыздан да разый булсын. Әәмин.
Гайсә хәзрәт Фәрхетдинов,
«Шәрәфетдин» мәчете имам-хатыйбы
Гашура көне һәм мөселман айлары
Мөхәррам аеның 10 нчы көне «Гашурә» көне. Быел 2019 елда бу көн дүшәмбе 9 сентябргә туры килә.
Гашурә көне мөхәррам аеның 10 нчы көне, бу сүз «гашәрә» тамырыннан, ягъни «ун» сүзеннән ясалган. Аллаһ илчесе уразаны Гашурә көнгә бер көн өстәп, йә 9ы һәм 10ы, йә 10ы һәм 11е тотарга кушты.
Имам Әхмәд хәдисләр җыентыгында мондый хәдис китерелә: «Гашурә көнендә ураза тотыгыз. Бу эшегездә яһүдиләргә ошамаска тырышып, йә бер көн алдан, йә бер көн арттан ураза өстәгез».
Әлеге хәдисләрдән чыгып, шуны әйтергә була: Гашурә уразасын ике көн тоту хәерлерәк. Шулай итеп:
1. Иң яхшы ураза булып тугызы һәм унысы тоткан ураза булачак. (8-9 сентябрь 2019 ел)
2. Дәрәҗәсе ягыннан бераз түбән булып унысы һәм унбере тоткан ураза тора (9-10 сентябрь 2019 ел).
3. Тагын да түбән булып бер генә көн тоткан ураза санала (10 нчы мөхәррам Гашура көнне) (9 сентябрь 2019 ел).
Бу уразадан нинди файда алып була? Бу дата нинди вакыйгаларга бәйле?
1. Гашурә көнендә ураза тоту Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сөннәте, шуңа күрә бу көндә ураза тоту хәерле гамәл санала, Кеше Пәйгамбәрнең үрнәгенә күбрәк ияргән саен, ул кешене Аллаһы Тәгалә дә шулкадәр күбрәк ярата. Шулай ук, һәрбер яхшы гамәл үзе артыннан икенче яхшы гамәлне ияртә. Ә һәрбер начар гамәл үзе артыннан икенче начар гамәлне ияртә.
2. Бу көннең уразасын Пәйгамбәр Мөхәммәд һәм аның сәхабәләре генә тотып калмыйча, шулай ук Муса галәйһиссәләм һәм аның сәхабәләре дә тоткан. Бу урында шуңа басым ясарга кирәк: Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бу көндә ураза тотуны яһүдиләрдән алмаган. Алда әйтеп үтелгәнчә, ул бу уразаны Мәдинәгә күченгәнче үк тоткан. Ә Мәдинәгә күченгәч, ул яһүдиләрдән ни өчен алар да бу көнне уразада булуларын һәм бу көнгә нинди мәгънә биргәннәрен беләсе килеп кенә сорый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез бу уразага тагын бер көн өсти. Бу, киресенчә, Пәйгамбәребезнең аларга охшарга тырышмаганлыгын күрсәтә.
3. Гашурә көне безгә Аллаһы Тәгаләнең рәхимлелеге турында, Аның пәйгамбәрләренә карата яратуын исебезгә төшерә. Пәйгамбәрләрнең үз халкы аларны онытсалар да, зурламасалар да, Аллаһ бу вазифаны икенче халыкка бүләк итә. Шуңа да мөселманнар бу вакыйгалар турында онытмаска тиеш.
4. Бу көн безгә кешеләр арасындагы якынлык туганлык җепләре белән генә үлчәнмәгәнлеген күрсәтә. Чын туганлык дип диндәге кардәшлекне атап булыр иде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм яһүдиләргә үзен Мусага аларга караганда да якынрак дип әйткән. Гәрчә алар Муса яки аның сәхабәләре нәселеннән булсалар да. Алар Муса алып килгән тәгълиматтан күптәннән читләштеләр, ә мөселманнар әле дә Мусаны пәйгамбәр буларак яраталар.
5. Гашурә көне Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен дә күрсәтә торган көн. Аллаһы Тәгалә бу көндә зур могҗиза диңгезне икегә аерып күрсәтте. Бу исә Аллаһы Тәгалә өчен бернинди мөмкин булмаган әйберләр юк икәнен күрсәтә. Барлык физика законнары, без белгән һәм белмәгән фәннәрне Аллаһы Тәгалә Үзе бар кылды һәм Үзе теләгәнчә алар белән идарә итә ала. Әмма бу законнар Аллаһның Үзенә берничек тә тәэсир ясый алмыйлар.
6. Бу датаны истәлекле иткән вакыйгалар безгә иман китергән бәндәләрнең көчен аларның иманнарында икәнен күрсәтә. Ягъни кеше куәт, корал, ниндидер әзерлекләр белән көчле түгел, ә үзенең Алаһка булган иманы белән көчле. Муса артыннан куган Фиргавен гаскәре ул вакытларда иң көчле армияләрнең берсе була, ә бәлки андый көчкә ия бердәнбер гаскәр дә булгандыр. Муса һәм аның халкы алар белән каршы торырлык түгел иде, алар бер кырда очрашкан булсалар, әлбәттә, җиңелгән булырлар иде.
Шуңа күрә, тормышта ниндидер кайгы-хәсрәт килеп чыкса, бу Аллаһтан сынау булып, аннан чыгу юлын да Аллаһы Тәгалә Үзе бирәчәк дигәнне аңлата. Безгә үзебез өстендә эшләргә генә кала.
7. Бу хәдисләрдән тагын бер файда һиҗри календарь. Ислам динендә һәрбер олы вакыйгалар безнең хәтердә һиҗри календарь даталары буенча истә калган. Бу исә без, мөселманнарга, бу календарь белән дә яшәргә кирәклекне аңлата. Кояш календаренда да 30-31 көн бер ай дип атала. Ай календаренда яңа ай туып, икенчесе туганчы бер ай булып санала. Кояш календәре безгә күп очракта авыл хуҗалыгында кирәк булса (утырту, чәчү эшләре елның бер вакытына көйләнгән), ай календаре дини вакыйгалар, бәйрәмнәр өчен кирәк.
Ай календаре куллануда уңайлы һәм һәрбер кеше өчен җиңел календарь. Әмма Татарстан җирлегендә ай берничә көн чыкмыйча торуы бар. Шулай да кояш календаре кебек аерым математик санаулар кирәк түгел.
Гашурә көне барлык мөселманнар өчен дә күркәм бәйрәм булып саналса да, шигыйлар (шиитлар) бу көнне кайгы һәм хәсрәт көне буларак билгеләп үтәләр. Бу көндә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең оныгы Хөсәен гаделсез рәвештә үтерелә. Шигыйлар бүгенге көнгә кадәр 10 нчы мөхәррәмне траур матәм буларак билгеләп үтәләр. Үз-үзләрен кыйнау, аркаларын, битләрен кисеп канга бату болар барысы да алар үзләре уйлап чыгарган һәм пакь Ислам диненә кагылышы булмаган гамәлләр. Аллаһ безне мондый ялгышлыклардан ерак тотсын!
Гашурә бик күркәм көн. Гашура көнендә шактый күп әһәмиятле, тарихи, сөенечле вакыйгалар булган. Шуларның аеруча мөһим булганнары Аллаһның пәйгамбәрләре белән бәйледер.
• Бөек Раббыбыз бу дөньяны, Адәмне яраткан, нәкъ бу көнне Адәм тәүбәсе кабул ителгән;
• Нух көймәсе тауга килеп җитеп, андагы мөэминнәр туфаннан котылган;
• бу көнне Ибраһим пәйгамбәр туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Гайсә һәм Идрис пәйгамбәрләр күккә ашкан;
• Муса пәйгамбәр һәм аңа ияргәннәр Фиргавеннең эзәрлекләвеннән котылганнар, Фиргавенне шул көнне диңгез сулары йоткан;
• Юныс пәйгамбәр балык карыныннан исән-имин чыгып котылган;
• Әюб пәйгамбәр авыр чирдән савыккан;
• озак елларга сузылган аерылышудан соң Ягъкуб улы Йосыф белән очрашкан;
• Йосыф зинданнан чыккан;
• Сөләйман пәйгамбәр патша булган.
Шулай итеп, догалар, теләкләр кабул ителгән һәм бик күп бәла-казалардан котылуга сәбәп булганы өчен, Гашура көне котлы вә шатлыклы бер көн булып исәпләнә. Аллаһы Тәгалә һәрбарчаларыбызга да шушы бөек көнне тиешенчә итеп уразалар тотып, догалар кылып үткәрергә, әҗер-савапларга ирешергә насыйп итсен!
Гашура көне догасы
Гашура көнне нинди дога укырга соң. Бу изге көндә түбәндәге догаларны укырга киңәш ителә
Гашура догасы
Хәсбүнәл-лаһи вә нигъмәл-вәкиил, нигъмәл-мәүләә вә нигъмән-нәсыйр.
Сүбхәәнәл-лаһи мил’әл-мизәәни вә мунтәһәл-гыйлми вә мәбләгар рида вә зинәтәл-гаршә ләә мәлҗәә вә ләә мәнҗәә минәл-лаһи иллә иләйһи.
Сүбхәәнәл-лаһи гадәдәш-шәфгый вәл-вәтри вә гадәдә кәлимәәтиллаһи әт-тәәммәәти күллиһә. Әс әлүкә (нәс’әлүкә) әс-сәләәмәтә бирахмәтикә йә әрхәмәр-раахимин. Вә ләә хәүлә вә лә куввәтә иллә билләһил-галиййил-газыйм.
Вә һүә хәсби вә нигъмәл-вәкиилү вә нигъмәл-мәүләә вә нигъмәннәсыйру.
Вә салләллаһү галә сәййидинә Мухәммәдин хайри халькыйһи вә галәә әәлиһи үә сахбиһи әҗмәгыйн